Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллыдагы иҗтимагый кабул итүханәсендә партиянең яңа әгъзаларына партия билетларын тапшыру тантанасы узды. Тантаналы чараны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үткәрде.

Партия билетларын Башкарма комитетны мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегенең баш белгече Зөһрә Арсланова, Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенең баш белгече Раилә Хөснуллина, Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенең әйдәүче баручы белгече Алинә Нәҗмиева, Сәнәгать-педагогика көллиятенең студенты Лира Мөхәммәтгалиева, Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы урынбасары Адель Зәйнетдинов, Комсомол районы хакимияте аппараты җитәкчесе Екатерина Григорьева, Үзәк район хакимиятенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлегенең баш белгече Екатерина Чеснокова, 21 нче мәктәп директоры Рөстәм Калимуллин, шулай ук «КАМАЗ»ААҖ ның Литей компетенцияләре үзәге директоры Эдуард Панфилов алдылар.

Партиянең яңа әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, Әлфия Когогина болай дип билгеләде: «Партиянең төп байлыгы – ул кешеләр. Зур шәһәрләрдә һәм кечкенә авылларда яшәүче, төрле милләтле һәм холыклы, ләкин бер максат белән яшәүче – Россияне гөрләп үсүче итү өчен берләшкән яшьләр һәм өлкәннәр».

Очрашу барышында шулай ук партия проектларын гамәлгә ашыру, урындагы бүлекчәләр эше һәм территорияләрне үстерүнең киләчәк планнары тикшерелде. Партиянең яңа әгъзаларын мөһим вакыйга белән котладылар. 

Дүшәмбе, 18 май 2026, 15:48