Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Воскресенский кафедраль соборы төзелеше өчен махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкта Псков митрополиты Матфей белән очрашты.

Катнашучылар төзелеш проектын турыдан-туры урында үк тикшерделәр һәм киләчәк соборның төп параметрларын билгеләделәр.
Искәртеп узабыз, киләчәк собор өчен урын – Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендә урнашачак.

Узган елның июлендә Рус православие чиркәве башлыгы Патриарх Кирилл Яр Чаллы епархиясенең киләчәк баш гыйбадәтханәсе – Воскресенский кафедраль соборы нигезенә беренче ташны изгеләндерү чинын үтәгән иде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 май 2026, 08:18



