Татарстанда «Акыллы Уеннар» программасы буенча III республика чемпионаты узды. Оештыручысы – «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар теле һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Чемпионатта барлыгы 800 бала катнашты. Яр Чаллыны җиде балалар бакчасы тәкъдим итте: 1 нче «Шатлык», 4 нче «Веселинка», 48 нче «Винни-Пух», 49 нчы «Гөлназ», 56 нчы «Шалунишка», 117 нче «Уенчык» һәм 121 нче «Сабантуй».
Ярыш нәтиҗәләре буенча 48 нче «Винни-Пух» балалар бакчасы икенче урынны яулады. Өченче урынны ике Яр Чаллы учреждениесе бүлеште — 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы һәм 117 нче «Уенчык» балалар бакчасы.
«Акыллы Уеннар» чемпионаты өченче тапкыр уздырыла һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә, шулай ук балалар арасында татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйлар һәм барлык катнашкан балалар бакчаларына лаеклы чыгышлары өчен рәхмәт белдерәләр.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 май 2026, 09:10



