Казан шәһәрендәге Ленин исемендәге Мәдәният-күңел ачу комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмер театрлары «Сәйяр» фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды.
Жюри әгъзалары Яр Чаллының 106 нчы «Забава» балалар бакчасы театр коллективының чыгышын югары бәяләделәр һәм аңа лауреат исемен бирделәр.
Фестиваль 13 нче тапкыр уздырыла, ә «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында — 2016 елдан башлап 10 нчы тапкыр уза. «Сәйяр»ның төп максаты — балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын хуплау һәм үстерү, яшь талантларны ачыклау, шулай ук туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 май 2026, 14:57



