Казанда Татарстан Республикасы Инвестиция советының чираттагы утырышы тәмамланды. Ун инвестиция проекты каралды, шуларның өчесе – Яр Чаллы проектлары, гомуми инвестиция күләме 4,3 млрд сум тәшкил итә.
Инвестиция советы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Шәһәрдән утырышта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.
Беренче инвестиция проекты сэндвич-панельләр җитештерүне оештыруны күздә тота. Алар, беренче чиратта, сәнәгать һәм склад төзелешендә, логистика үзәкләре, салкын комплекслар, агросәнәгать комплексы объектлары һәм энергетика инфраструктурасын төзүдә кулланылачак. Инвестицияләр – 262,9 млн сум, алар производство һәм ярдәмче объектлар төзүгә, шулай ук стена һәм түбә сэндвич-панельләрен чыгару өчен өзлексез эшләүче автоматизацияләнгән линия сатып алуга юнәлтеләчәк .
Икенче проект «Челны Тауэр» кунакханә комплексын төзүне күздә тота. Ул бизнес-чаралар өчен конференц-заллар, панорамалы ресторан, офис бүлмәләре, фитнес-үзәкле SPA-комплекс, шәһәр халкының ялын үткәрү өчен сәүдә галереясы үз эченә алачак. Бинаның планлаштырылган мәйданы – 78 000 кв.м. Номерлар фонды 498 берәмлек тәшкил итәчәк. Инвестицияләр 3,9 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Объектны файдалануга тапшыру 2030 елга планлаштырыла.
Өченче проект – «Чаллы Яр» торак районында «АВАНТА» фитнес-клубын төзү. Проектлана торган фитнес-үзәкнең төп юнәлешләре: кардиозоналы тренажер залы, велосипед сөючеләр өчен студия һәм төркемле программалар залы. Беренче катта югары интенсивлы функциональ тренировкалар, авыр атлетика һәм бокс белән шөгыльләнү залы каралган. Фитнес-үзәк төзелешенең бәясе 152 млн сум тәшкил итәчәк. Объектны файдалануга тапшыру 2027 елга планлаштырыла.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 май 2026, 15:02



