Яр Чаллыда Җиңү паркында «Уяв-2026» чуаш милли-йола бәйрәме узды. Чаллылыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.
«Уяв» — чуашларның традицион язгы-җәйге бәйрәме, ул печән әзерләү чорының башлануын белдерә. Оештыручылар бай программа әзерләгән. Бәйрәм «Чĕкеç» чуаш халык ансамбле һәм «Путене» балалар клубы катнашында тантаналы пролог белән ачылды. Аннан соң кунаклар теләкләр үтәлү өчен йола агачына тасмалар бәйләүнең матур ритуалында катнаштылар.Бәйрәмнең визит карточкасы булып зур, дустанә түгәрәк бию (хоровод) торды. Шулай ук тамашачылар өчен күңелле чуаш җырлары һәм биюләре яңгырады, «Чĕкеç» һәм «Путене» иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Чара «Гаилә» федераль милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм аның ярдәмендә узды, проект традицион кыйммәтләрне ныгытуга, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм гаилә ялы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 май 2026, 13:21



