Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 13 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының профильле комиссиясе депутатлары Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда чыгу утырышында музей эшен үстерү мәсьәләсен карадылар. Парламентарийлар залларда булдылар, экспонатлар белән таныштылар һәм соңгы елларда булган үзгәрешләрне бәяләделәр: музейда ремонт ясалган, заллар яңартылган, яңа җиһазлар, асылма система һәм треклы яктырту урнаштырылган.

Бүгенге көндә музей фондларының гомуми саны 55 меңнән артык предмет һәм документны тәшкил итә. Мәдәни-агарту эшчәнлеге берничә формада алып барыла: күчмә күргәзмәләр, музей-педагогик дәресләр, лекцияләр. Шәһәрнең һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре, Бөек Ватан сугышында, җирле конфликларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хәтерен саклауга аерым игътибар бүленә. Экспозицияләрдә чын кешеләр тарихына күп урын бирелгән.

Музей директоры Юлия Капитова патриотик тәрбиянең өстенлекле булуын ассызыклады. Сугыш Даны залы – иң күп килүчеләр булган залларның берсе, монда чаллылар һәм шәһәр кунаклары иң күп вакыт үткәрәләр һәм якты тәэсирләр алалар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов музейга килүчеләр саны елдан-ел артуын билгеләде. 2024 елда мәдәни-белем бирү эше белән 85 меңнән артык кеше колачланган булса, 2025 елда – 90 меңгә якын. Үткән елда килүчеләр саны буенча Тарихи-туган якны өйрәнү музее республикада өченче урынны алды, ә Пушкин картасы буенча килүләр саны буенча – икенче урынны. «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру дәвамында 14 175 билет сатылган.

Кызыксынуның артуына «Иҗат остаханәсенең» керамика эше буенча мастер-класслары ярдәм итә, анда һәр теләүче үз куллары белән керамик әйберләр ясый ала. Депутатлар бу юнәлешне башка халык һөнәрләре төрләре исәбенә киңәйтү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.

Җомга, 22 май 2026, 16:07