Автозавод районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Зәмирә Минапова 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Зәмирә Ибраһим кызы Иске Әлмәт авылында күп балалы гаиләдә туган, дүрт сыйныф тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда эшләгән: басуларда, чәчү эшләрендә, урман әзерләүдә. 1953 елда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәренә күчеп килә, анда заводка йөкче булып урнаша һәм 1981 елда пенсиягә чыкканчы эшли. 1956 елда кияүгә чыга. Зәмирә Минапова 2009 елдан бирле Яр Чаллыда яши.
Ветеран «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады. Ул Зәмирә Ибраһим кызына ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, якыннарының җылылыгы һәм кайгыртуын теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 май 2026, 12:50



