Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясында Яр Чаллы шагыйрәсе Людмила Константиновна Дорженковская истәлегенә багышланган «Әле яшәячәкмен мин...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Дорженковскаяның һәм рәссам Варнашовның сәнгать әсәрләрен берләштерә. Вернисаж уртак иҗат берлегенең 20 еллыгына багышланган.

Күргәзмәдә Людмила Дорженковскаяның 59 эше тәкъдим ителә, алар арасында авторның 2024 елда әзерләгән өченче шигырь җыентыгы өчен төзелгән иллюстрацияләр дә бар. Вячеслав Васильевичның живопись эшләре тамашачыны рәссам иҗатындагы төп юнәлешләр – натюрморт, портрет, пейзаж белән таныштыра. Варнашов өлкән кеше буларак кичке сәнгать мәктәбен тәмамлаган, «МЕТА-3» изостудиясе, шәһәр күргәзмәләре катнашучысы.

Шигъри һәм әдәби осталыкка ия булып, Дорженковская шәһәр бәйрәмнәре, мәдәни-массакүләм чаралар, предприятиеләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең юбилейлары өчен зур сценарийлар рәте төзегән. Аның һөнәри мирасенда 200дән артык төрле тематикадагы сценарийлар, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен дә бар. Ул шәһәр гимнына әйләнгән «Наши Челны» җыры текстының авторы. Аның шигырьләренә унлаган җыр һәм романслар язылган.

Күргәзмә ачылышы җылы, дустанә атмосферада узды. Чарага шагыйрәнең сабакташлары, дуслары һәм мирасын кадерләүчеләр килде. Котлау сүзе белән Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафин, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимов чыгыш ясады. Дорженковскаяның иҗади эшчәнлеге турында җылы истәлекләр белән улы Илья Дорженковский, дусты Валерий Федющенко уртаклаштылар. Шагыйрәнең соңгы шигырь җыентыгы «Лекарство от одиночества» презентациясен якын дусты Татьяна Денисова үткәрде.

Кичне Яр Чаллы филармониясе солисты Рэм Каримов, автор-башкаручы Равил Сафиуллин чыгышлары бизәде.

Җомга, 29 май 2026, 08:34