Быел җәй Үзәк китапханә «Ачык һавада китапханә» проектын башлый. Җәйге уку залы һәр чәршәмбе көнне сәгать 15:00дан 17:00гә кадәр Үзәк шәһәр китапханәсе алдындагы мәйданда эшләячәк, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Ямашев бульвары, 4/14А йорт. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар көтә. Барлык теләүчеләр урында ук уку өчен китап ала, башка укучылар белән басмалар алыша, шулай ук танып белү викториналарында һәм иҗади мастер-классларда катнаша алачак.
Проект барлык җәйге айлар дәвамында гамәлгә ашырыла. Тематик мәйданчыкларның җентекле программасы һәм расписаниесе белән китапханәнең рәсми сайтында һәм учреждениенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә танышып була. Расписаниедәге үзгәрешләрне күзәтеп, өстәмә мәгълүматны 70-02-26 телефоны буенча белеп була.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 май 2026, 09:02



