Хөрмәтле спортчылар, тренерлар һәм бөтен «КАМАЗ-мастер» командасы!
Сезне «Такла-Макан-2026» раллисында триумфаль җиңүегез белән котлыйбыз!
Сез кырыс трассаны намус белән уздыгыз, осталык һәм җиңү ихтыяры күрсәттегез.
Бу – гади генә нәтиҗә түгел, ә зәңгәр армада әле дә дөньяның иң көчле ралли-рейд командасы булуын раслау.
Бигрәк тә шатлыклысы: ике Яр Чаллы экипажы да узышны уңышлы тәмамладылар, тизлек кенә түгел, ә ышанычлылык, түземлек, эшнең бердәмлеген күрсәттеләр. Җиңү – хезмәт, тәвәккәллек һәм автоспортка тугрылык өчен лаеклы бүләк.
Зур юлның чираттагы этабында ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр, ышанычлы техника һәм тугры дуслар телим. Без сезнең белән горурланабыз!
Яр Чаллы шәһәре мэры
Н.Г. Мәһдиев

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 июнь 2026, 17:00



