Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында юл куркынычсызлыгының актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Шәһәр ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, вакытында күрелгән чаралар аркасында шәһәрдә шәхси хәрәкәт чаралары катнашында бер генә дә һәлакәт теркәлмәде:
«Шәһәр җитәкчелегенә һәм шәхсән мэр Наил Гамбәр улы Мәһдиевкә кикшерингны кертүне булдырмаудагы принципиаль позициясе, шулай ук барлык кызыксынган якларның уртак эше өчен рәхмәт белдерәм. Баштан ук бу инициатива шәһәр халкы арасында популяр булмады: халык арасында сораштыру уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча гражданнарның 70%ы мондый сервисны эшләтүгә каршы чыкты. Бүгенге көндә шәһәрдә шәхси хәрәкәт чараларын идарә итүче затлар катнашында бер генә юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде».
Шәһәрдә электросамокатларны массакүләм куллану проблемасы 2021 елда барлыкка килә башлады. Инфраструктура юклыгы һәм югары куркынычлар турында кисәтүләргә карамастан, эшмәкәрләр прокат сервисын эшләтеп җибәрделәр. Бу фаҗигагә китерде: 2021 елның 17 маенда Чулман проспектында автомобиль йөртүче светофорның тыючы сигналында арендаланган электросамокатта кисеп үтүче кызны бәрдереп екты.
Питбайклар һәм кросс мотоцикллары белән балигъ булмаганнарның идарә итүе җитди проблема булып кала. Кызганычлы мисал күптән түгел булды: 2026 елның 20 маенда Чулман проспектында балигъ булмаган егет мотоцикл белән идарәне югалткан. Егылу нәтиҗәсендә 2013 елгы пассажир зыян күргән. Мотоцикл махсус тукталышка куелган, балигъ булмаганның ата-аналары административ җаваплылыкка тартылган.
Юлларда куркынычсызлык өчен көрәш тәмамланмый – хәзер игътибар мототехниканың балигъ булмаган йөртүченләрен контрольда тоту. Бу проблеманы чишү ата-аналарның административ җаваплылыгын гына түгел, ә питбайкларның һәм кросс мотоциклларының әйләнешен һәм файдаланылышын ачык һәм бер мәгънәле көйләү өчен федераль закон инициативаларын тиз арада кабул итүне таләп итә. Бу мәсьәлә Яр Чаллы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә актуаль. Шуңа бәйле рәвештә, мэр Наил Мәһдиев законнарны һәм мондый техниканы файдалану кагыйдәләрен үзгәртү тәкъдиме белән Дәүләт Думасына һәм Россия Транспорт министрлыгына мөрәҗәгатьләр юллаган.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Алексей Созинов конкрет эш планын тәкъдим итте: «Мин яңадан барлыкка килгән тәкъдимнәрне гомумиләштерү өчен бер атна вакыт алырга тәкъдим итәм».
Шулай итеп, барлык яңгыраган инициативалар һәм тәкъдимнәр системалаштырылачак һәм Комитетның алга таба эше нигезенә салыначак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 июнь 2026, 15:00



