Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәрнеңт берничә мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен тантаналар, концерт программалары һәм күңел ачу чаралары узды. Үзәк районында бәйрәмнең төп мәйданчыгы булып Энтузиастлар бульварында узган «Ура, каникулы!» тантанасы булды.2.jpg)
Монда интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, мини-зоопарк, Экология-биология үзәге, 4 нче Балалар музыкаль мәктәбе, 14 нче Балалар-үсмерләр үзәге, Балалар театр мәктәбе, Яр Чаллы курчак театры, «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге аквагримы эшләде. 1.jpg)
Балаларны һәм аларның ата-аналарын Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Әхнәф Шаһивәлиев, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчәсе рәисе Римма Фәсхетдинова җәйге каникуллар башлану белән котладылар. Чара барышында «Балалар илне сыза» иҗат конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бу көнне аерым игътибар ярдәмгә мохтаҗ балаларга бирелде. «Энергетик» мәдәният сараенда һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм чарасы узды..jpg)
Үзәк районыннан 246 бала аттракционнар паркына йөрү өчен бүләк карталары алды..jpg)
78 нче Пушкин лицеенда биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм оештырылды. Укучылар күңелле программа әзерләгән: гаилә һәм балачак турында җырлар яңгыраган, балалар күтәренке биюләр башкарган һәм шигырьләр сөйләгән. Кунаклар өчен 13 нче балалар сәнгать мәктәбе артистлары һәм солистлары чыгыш ясаган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 июнь 2026, 15:35



