Яр Чаллыда «Мэр Кубогы» XV интеллектуаль чемпионаты узды. Чараны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының магистры Александр Друзь ачып җибәрделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе уенның ике юбилей датасына – Яр Чаллы нигезләнүенең 400 еллыгына һәм «КАМАЗ»ның беренче йөк автомобиле чыгарылуының 50 еллыгына багышланганын ассызыклады. Сәламләү сүзендә ул «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены магистры Александр Друзьга чарада катнашканы өчен рәхмәтен белдерде: «Сезнең яныңызда уенчыларның нәтиҗәләре яхшыра. Александр Друзь белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уйнау мөмкинлеге булу – бик күркәм», – дип билгеләде Фәрид Салахов.
2026 елда турнир «Ике дата – бер язмыш» девизы астында узды һәм шәһәрнең 400 еллыгына, беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланды. Иң көчлеләр исеме өчен студентлар һәм эшче яшьләрне, шулай ук клубның партнерларын һәм иң тәҗрибәле әгъзаларын тәкъдим иткән 25 команда көрәште.
Уенның даими алып баручысы, традиция буенча, Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте атказанган хезмәткәре, «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгеч, «Интеллект» клубы җитәкчесе, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» клублары халыкара ассоциациясе әгъзасы Разилә Кузнецова булды.
Абсолют чемпионнар – китап клубының җыелма командасы. Студентлар лигасы җиңүчесе – «Интеллект-среда» командасы (Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы).
Партнерлардан һәм оештыручылардан бүләкләрдән тыш, триумфаторлар төп күчмә приз – Ябалакны алдылар.
«Уен, минемчә, уңышлы узды. Әлбәттә, барысы да җиңә алмады, ләкин командаларның күпчелеге уеннан ләззәт алды – бу иң мөһиме. Шәһәр 20 елдан соң матурайган, өлгергән, формалашкан. Завод нык аякка баскан. Яр Чаллының хәленнән канәгатьмен!», – дип йомгаклады Александр Друзь.
Әйтеп үтәргә кирәк, элек интеллектуаль чемпионатка Борис Бурда, Нурали Латыпов, Анатолий Вассерман (ике тапкыр), Борис Белозеров, Владимир Чагин, «Мураками» рок-төркеменең фронтвумены Диләрә Вагапова, театр һәм кино актерлары Влад Канопка һәм башкалар килгән иде.
Чемпионатны оештыручылар булып шәһәр Башкарма комитеты, «Интеллект» клубы, «Нур» һәм «Заман» яшьләр үзәкләре яшьләр белән эшләү идарәсе чыгыш ясадылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2026, 09:00



