«КАМАЗ-мастер» командасы Кытайда узган халыкара «Такла-Макан-2026» ралли-марафонын триумфаль тәмамлап, йөк зачетында беренче һәм икенче урыннарны алды. Узыш җиңүчесе Богдан Каримов экипажы, ә көмеш призер – Алмаз Әхмәдов экипажы булды.
Аэропортта «КАМАЗ-мастер» командасын җанатарлар каршы алды, алар арасында – Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасарлары Сирень Галиәкбәров, Жанна Хәлиуллина, автогигант профкомы рәисе урынбасары Владислав Гаврилов бар иде.
Ралли чүлнең бик авыр шартларында узды. Спортчылар 3500 км якын араны үттеләр.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2026, 11:00



