Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

«Түбән Кама» милли паркының матур табигатендә урнашкан «Саулык» сәламәтләндерү комплексында ел саен Татарстанның якынча 8 мең баласы һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар кабул ителә. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина региональ атналык барышында балалар ялын оештыру шартлары белән танышты: территорияне һәм сәламәтләндерү лагерьларының корпустарын, ашханәләрне, медицина пунктларын, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны карады.

Балалар өчен төрле үсеш программалары оештырылган: иҗади, спорт, интеллектуаль, гражданлык-патриотик, лингвистик, экология-туризм, иҗтимагый оешмалар активистлары өчен һәм башка күптөрле программалар.

Гомумән, Татарстанда быел 1,5 мең оешмада якынча 240 мең баланың ялы оештырылачак. 53,5 меңнән артык бушлай путевканы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең балалары, инвалид балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар һәм башка социаль якланмаган категорияләр алачак.

Җомга, 5 июнь 2026, 14:30