«Татарстан Флоты» «Яр Чаллы – Алабуга» маршруты буенча презентацион тур оештырды: программага елга сәяхәте, Алабуга буйлап «Шайтан шәһәрчегенә»нә барып кайту белән тулыландырылган экскурсия һәм компания вәкилләре белән очрашу керде.

«Татарстан Флоты» компаниясе вәкилләре игълан итүләренчә, быел җәй Яр Чаллыда даими рәвештә «Капитан Гусев» теплоходы эшли башлаячак.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Яр Чаллыдан Чулман буйлап йөрү рейслары, шулай ук Алабугага һәм Түбән Камага маршрутлар эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Судно эше киләсе атнада башланачак.

«Без аны 12 июньнән йөзүгә чыгарабыз. “Капитан Гусев” — ул йөрү теплоходы. Судно ун еллап элек төзелгән. Атнаның берничә көне теплоход Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан йөрү рейсларын башкарачак. Ягъни без Яр Чаллыны да, Алабуганы да, Түбән Каманы да колачларга телибез», — дип белдерде «Татарстан Флоты» компаниясенең маркетинг бүлеге башлыгы Тимур Сәйфуллин.

Кама буйлап беренче экскурсион рейсны шәһәр халкы лаеклы бәяләде: елга сәяхәтләре – туган якка яңа күзлектән карарга яхшы сәбәп икәнен билгеләп үттеләр. Күпләр өчен бу сәяхәт балачак хыялының тормышка ашуы булды. Маршрут гаилә ялы өчен дә кирәкле булып чыкты. Күпләр мөһим даталарны билгеләп үтү яки якыннары белән вакыт үткәрү өчен теплоходны сайладылар. Пассажирлар оештыруны югары бәяләделәр һәм сәяхәтләрнең географиясе һәм форматлары киңәюенә өмет белдерделәр. Шәһәр халкы инде кояш баеган вакытта йөзүләрне, балалар белән турларны һәм хәтта тематик елга дискотекаларын көтә.
«Бу без көткән, озак көткән әйбәт карар, – дип йомгаклыйлар пассажирлар. – Оештыручыларга үсеш һәм уңышлар телибез, бу юнәлеш Яр Чаллыда гына түгел, ә Алабугада һәм Түбән Камада да актуаль булыр дип ышанабыз».
Төбәктә елга маршрутларын һәм инфраструктураны үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Рейслар расписаниесе, маршрутлар һәм билетлар бәясе турында барлык мәгълүматны флот-рт.рф компаниясенең рәсми сайтында белеп була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 6 июнь 2026, 17:00



