Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Сабан туе бәйрәме аеруча масштаблы һәм бай булырга вәгъдә итә. Татар халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сөйләде. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен әзерләнгән программа милли мәдәният байлыгын, халыклар бердәмлеген һәм төп юбилей даталарын: Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Яр Чаллы шәһәренә 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны чагылдыра. 

Бәйрәм чаралары чиратын традицион «Сабан туе гүзәле» конкурсы финалы ачачак, ул 11 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Конкурсның максаты – татар милли мәдәниятен, рухи мирасны, әдәбиятны һәм музыканы саклау һәм популярлаштыру. Катнашучылар өчен сынаулар нигезендә Габдулла Туҡай, Муса Җәлил һәм Сара Садыйкова иҗаты тора. Тамашачыларны поэзия, вокал һәм хореографияны берләштерүче әдәби-музыкаль куелыш көтә. Чараның аерым блогы шәһәр һәм КАМАЗ тарихына багышланачак. Быел җиңүче исеме өчен 8 кыз көрәшәчәк.

12 июньдә сәгать 11:00 дә шәһәр Ипподромында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен традицион Сабан туе узачак. Бу һәр халыкка бөтенхалык бәйрәме атмосферасын тоярга мөмкинлек бирүче изге традиция. Кунаклар өчен «Сабан туе – дуслык бәйрәме» концерт программасы, шулай ук традицион халык уеннары һәм спорт ярышлары әзерләнгән. 

Төп тантаналар 13 июньдә өч мәйданчыкта узачак: «Прибрежный» паркының кече майданы, шәһәр Ипподромы һәм үзәк майдан. Сәгать 10:00 дә «Прибрежный» паркында стильләштерелгән «Авыл» эшли башлаячак, анда кунаклар Яр Чаллыда яшәүче халыкларның традицияләре белән танышачак. Капка төбендә аларны «Сабан туе гүзәле» конкурсы җиңүчеләре милли ризык чәкчәк белән каршы алачак. Килүчеләр тире һәм каен тузы белән эшләү буенча мастер-классларда катнаша, шулай ук Аяз Гыйләҗев исемендәге театр артистларының импровизацияләнгән күренешен күрә алачак. Тарихи-туган якны өйрәнү музее традиция буенча XX гасыр беренче яртысындагы стильләштерелгән татар утарын тәкъдим итәчәк, анда крестьян тормышы атмосферасы яңадан төзеләчәк. Бөтен территориядә халык сәнгать кәсепләре әйберләре ярминкәсе эшләячәк. 

«Прибрежный» паркының кече майданында «Әкият» мәйданчыгы ачылачак, анда балалар өчен спорт уеннары һәм ярышлар узачак (13 төрле ярыш). Балалар үзләрен милли уеннарда сынап карый алачак: капчыкта йөгерү, чүлмәк вату, кашык белән йөгерү. Балалар арасында милли көрәш буенча җиңүчене сарык белән бүләкләячәк. Кечкенә кунакларны шулай ук мастер-класслар, аквагрим һәм яшь артистлар чыгышлары көтә.

Сәгать 11:00да үзәк майданда өч юбилейга багышланган «Сабан туе – туган җир хәзинәсе» театральләштерелгән программа башланачак. Куелышта 2 000нән артык кеше катнашачак. Тамаша тәмамланганнан соң «Кунел» радиосының татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы башланачак.

Шәһәр Ипподромында масштаблы ат спорты ярышлары, шул исәптән Яр Чаллы шәһәре Мэры Кубогына узышлар планлаштырылган. Аларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск өлкәсе, Мари Ил, Самар өлкәсе һәм Пермь краеннан спортчылар катнашачак.

Сабан туеның иң күркәм өлеше – милли көрәш. Хәзерге моментта 400дән артык спортчы гариза биргән. Финал якынча 17:00 дә башланачак. «Сабан туе - 2026» Абсолют Батыры сарык һәм спонсор «Авто-1» компаниясеннән Лада Веста автомобиле белән бүләкләнәчәк.

Кич белән «Прибрежный» паркы майданында популяр артистлар катнашында концерт узачак. Чаллылылар өчен Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиев, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фёдор Кузнецов, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, шулай ук Айдар-Алмаз Юнысовлар, Илмира Нагимова, «Эссе» һәм Айфара төркемнәре һәм башка эстрада йолдызлары җырлыячак. Бәйрәмне Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразованың чыгышы тәмамлаячак. 

Бәйрәм вакытында иҗтимагый тәртипне саклауны полиция хезмәткәрләре, куркынычсызлык предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары тәэмин итәчәк. Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе чаралар үткәрелә торган урыннарда бригадалар дежурлыгын тәэмин итәчәк.

Наил Мәһдиев татар халык бәйрәмен үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең әһәмиятен билгеләп үтте: «Театральләштерелгән тамашаларны һәм спорт чараларын оештыруда һәм үткәрүдә ике меңнән артык кеше катнаша. Шуңа күрә барлык оештыручылар өчен алдынгы бурыч – җәмәгать куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсен тәэмин итү. Шулай ук мәдәният һәм спорт өлкәсендә барлык бурычларны гамәлгә ашырырга кирәк. Безнең шәһәр өчен бу мөһим вакыйга. Мин бу матур бәйрәмне югары җаваплылык хисендә үткәрергә кирәк дип саныйм. Бәйрәм кунакларын көтеп калабыз, рәхим итегез».

Дүшәмбе, 8 июнь 2026, 08:40