Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, фашист концлагерьлары тоткыны Тамара Федоровна Ивашина 91 яшьлек туган көне белән котлаулар алды.
Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев котлады.
1.jpg)
Тамара Федоровна Калуга өлкәсенең Спас-Деменск районы Гайдюки авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында бу торак пункт ике ел дәвамында немец гаскәрләре оккупациясендә булган. 1942 елда Тамара Федоровнаның гаиләсе Польша территориясендәге хәрби әсирләр лагерена депортацияләнгән һәм әсирлектән 1945 елда азат ителгән. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә, биредә лаеклы ялга чыкканчы КамАЗның пресс-рама заводында эшләгән.
Тамара Федоровна ике бала үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Юбилей даталарына медальләр, «Непокорённые» истәлек медале, «Пресс-рама заводы ветераны» истәлек билгесе, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 июнь 2026, 08:17



