Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте 11 июньдә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» оештырачак. Бизнес вәкилләре актуаль мәсьәләләр буенча бушлай консультация ала алачак.
Чара 11 июньдә сәгать 13:00дан 16:00га кадәр узачак. Яр Чаллы территориаль бүлегенең белгечләре эшмәкәрләрне түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, өченче кат.
Консультациягә (8552) 32-06-78 телефоны буенча алдан язылу алып барыла.
Акциянең төп максаты – идарәнең ачыклыгын арттыру һәм эшмәкәрләргә бушлай ярдәм күрсәтү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 июнь 2026, 14:40



