Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Яр Чаллыда каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, профильле ведомстволар, тармак компанияләре һәм Федераль Җыелыш вәкилләре катнашты.

Дмитрий Патрушев якын киләчәктә илдә зур күләмдә инфраструктура объектлары төзергә туры килүен билгеләп үтте: «Һәрьяклы контроль зур төзелешләр өчен генә түгел, ә “юл карталары” расланган башка юнәлешләр өчен дә тәэмин ителергә тиеш».

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары 2025 ел нәтиҗәләре буенча субъектлар 62 меңнән артык контейнер сатып алуын, агымдагы елда тагын 63 мең сатып алынырга тиешлеген хәбәр итте. «Махсус техника паркын яңарту да дәвам итә. Монда зур ярдәмне ташламалы лизинг механизмы күрсәтте. Бер ел эчендә бу юл белән якынча 1,5 мең чүп ташу машинасы һәм башка җиһазлар сатып алынды», – дип ассызыклады вице-премьер.

Киңәшмәне тәмамлап, Дмитрий Патрушев һәр төбәктә урыннарга чыгу һәм проблемаларны тиз арада хәл итү өчен эшче төркем төзергә бурыч куйды. Шулай ук курорт сезонында чүп-чарны чыгаруга бәйле вәзгыятьне аерым контрольдә тотарга кушты.

Яр Чаллыга эш сәфәре барышында Дмитрий Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» заводында да булдылар. Предприятиедә кунаклар җитештерү мәйданчыкларын һәм соңгы буын К5 йөк машиналары җитештерелүче конвейерны карадылар.  Визит Фәнни-техник үзәккә бару белән тәмамланды, анда делегатлар «КАМАЗ» модель рәтенең яңалыклары белән таныштылар.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Сишәмбе, 9 июнь 2026, 16:00