Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны нәтиҗәләре ясалды. Яр Чаллы югары нәтиҗә күрсәтте: шәһәрнең дүрт инициативасы хуплау алды һәм якын арада тормышка ашырылачак. Җиңүче проектлар төрле өлкәләрне – массакүләм спорт, классик музыка, экология һәм тарихи хәтерне саклауны колачлый.

«Мәдәният һәм ял паркы» командасы шәһәр паркларында фитнес-шөгыльләр үткәрәчәк. Игорь Лерман камераль оркестры «Кама өстендә җәй тавышлар» дигән ачык һавадагы концертлар сериясен оештырачак. Римма Галләмова «Яр буе хикәяләре» эко-арт-юлы проектын гамәлгә ашырачак.

Дмитрий Колесников «КҮРШЕ.МИРАС» махсус проекты кысаларында «Чаллы Фото Мирас. Наследие Челнов» дигән фото-күргәзмә уздырачак, ул шәһәрнең җәмәгать мәйданнарында урнаштырылачак.

Сишәмбе, 9 июнь 2026, 16:20