Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 20 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе оешканга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм көне программасы хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр һәйкәленә һәм УМВДның беренче башлыгы Владимир Николаевич Хаустовның барельефына чәчәкләр куюдан башланды.

Актлар залындагы тантаналы җыелышта Наил Мәһдиев гарнизон хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Яр Чаллы иминлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде: «Идарә тырышлыгы ярдәмендә шәһәр яши һәм эшли. Безнең ветераннарга чын күңелдән рәхмәт һәм ихтирам сүзләре. Сез, КАМАЗның һәм шәһәрнең беренче төзүчеләре кебек үк, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ныклы нигезен салдыгыз. Бу нигездә бүген идарәнең хәзерге буын хезмәткәрләре эшли.

Вакытлар башка – мәгълүмат технологияләре, кибермошенниклык, яңа чакырулар. Ләкин аларга да эчке эшләр идарәсенең бүгенге буын хезмәткәрләре каршы тора. Ярым миллионлы шәһәр сезгә, хөрмәтле идарәнең гамәлдәге хезмәткәрләре, шәһәрнең бүген яшәве, эшләве һәм иҗат итүе өчен зур кешелекле рәхмәт әйтә. КАМАЗ эшләгәне өчен, Яр Чаллы бүген Россия Федерациясенең иң яхшы алдынгы үсеш территориясе булганы өчен».

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Дамир Сәтретдинов бүләкләр тапшырды: Россия МВДсының Мактау грамотасы – мэр Наил Мәһдиевка; Россия МВДсының «МВДга ярдәм иткәне өчен» күкрәк билгесе –  «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга; Россия МВДсының «Хезмәттәге батырлык өчен» медале – Идарә башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Антон Перепеченовка; Россия МВДсының «МВДда намуслы хезмәт өчен» медале – Идарә полициясе башлыгы урынбасары (оператив эш буенча), полиция подполковнигы Андрей Фатеевка.

Юбилей уңаеннан иң яхшы хезмәткәрләр һәм ветераннар Эчке эшләр министрлыгының, Татарстан Республикасы Рәисенең һәм ТР Министрлар Кабинетының югары бүләкләренә лаек булдылар. Мэр Наил Мәһдиев УМВД башлыгы Айрат Ханбиковка ун «Лада Гранта» автомобиленә сертификат тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 11 июнь 2026, 15:00