Асия Мортаза кызы Әлмәтева – 97 яшьлек туган көне белән, Мария Андрей кызы Сорина – 95 яшьлек юбилее белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

Ветераннарны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайловның ярдәмчесе, «ЖилЭнергоСервис» идарәче компания генераль директоры урынбасары Ирина Михайлова котладылар. Шулай ук котлауларга «Гренада 4,5» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Исаева һәм «31 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Зоя Пиванова кушылдылар.

Кадерле ветераннарыбызга балалары янында иң изге теләкләр юнәлдерелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 июнь 2026, 08:25



