Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Июньдә Яр Чаллыда Милли театрлар фестивале узачак. А. М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театры шәһәр халкына «Дала.Таш җыры» эпик музыкаль драмасын тәкъдим итәчәк. 

«Дала. Таш җыры» – Хакасиянең үзәгендә, җилләр риваятьләр пышылдаган, ташлар мәңгелек ана мәхәббәте турында җырлаган җирдә туган көчле хатын-кыз турында хикәя. Сугыш аның дөньясына үтеп кереп, бары тик көл һәм өметсезлек кенә калдырган. Ул барысын югалткан: ирен, балаларын, киләчәккә өметен. Ләкин ана йөрәге сынмаган.

Спектакльләр Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 23 һәм 24 июнь көннәрендә узачак. Спектакль хакас телендә бара. Тамашачылар өчен рус теленә синхрон тәрҗемә каралган – текст экранда күрсәтеләчәк.

Фестиваль кысаларында Татар драмтеатры да быелгы сезонның премьерасын – Артур Шәйдулланың «Чыкты атым күләгәдән» спектаклен күрсәтәчәк. Бу – сәхнәдә чын КАМАЗ белән баллада, ул инде Яр Чаллы тамашачылары күңеленә хуш килгән. Спектакль 26 июньдә узачак. Спектакль татар телендә бара, синхрон тәрҗемә колакчыннар аша башкарылачак. Пушкин картасы кабул ителә.

Фестивальнең тулы хокуклы тамашачысы булыгыз һәм илебез халыкларының театраль мәдәнияте белән танышыгыз.

Чәршәмбе, 10 июнь 2026, 11:07