Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов «Гараж-500» базары эшмәкәрләре белән очрашты. Искәртеп узабыз, 29 майда суд күпсанлы хокук бозулар белән бәйле рәвештә сәүдә зонасы эшчәнлеген туктаткан иде. Хәзерге моментта 16 искәрмәнең 9ы эшләнү стадиясендә.

«Искәрмәләрне бетерү буенча эш базар хакимияте тарафыннан алып барылачак, аннан соң күзәтү органнары тикшерү үткәрәчәк. Барлык шартлар үтәлсә, базар эшчәнлеге яңадан торгызылачак», – дип ассызыклады ул.

Фәрид Салахов билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләр тарафыннан заемнар буенча да сораулар бар – 5 июнь көнне ул бу тема буенча арендаторлар белән очрашулар үткәргән иде. Киләсе очрашу иртәгә, 11 июньдә, сәгать 15:00дә Сәүдә-сәнәгать палатасында (49/20) узачак.

«Мәсьәлә шәһәр мэрының контроле астында, йөкләмә бар. Безнең өчен иң мөһиме – арендаторларның проблемаларын чишү һәм барлык сорауларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итү», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, моннан берникадәр вакыт элек шәһәр хакимияте эшмәкәрләргә күченү һәм коммерция эшчәнлеген тиз арада яңадан башлау өчен уңайлы вариантлар тәкъдим итү максатыннан буш сәүдә һәм склад мәйданнарына анализлаган иде. Моннан тыш, суд приставлары белән берлектә «Гараж-500» территориясенә керү оештырылган. Хәзер эшмәкәрләр үз продукцияләрен ирекле рәвештә чыгара алалар.

Сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүегез сорала: 30-58-24, 30-58-22 – икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе белгечләре; +7 917 391 03 38 – Рәисә Кәүсәр кызы Солтанова.

Чәршәмбе, 10 июнь 2026, 11:10