Бүген Тантана сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев 13 дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү Россия көненә багышланган. Шәһәр мэры чара катнашучыларын котлады һәм аларга яңа уңышлар теләде.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен Изге Георгий орденының аерма билгесе — IV дәрәҗә Георгий Тәресе белән ефрейтор Васил Аминов бүләкләнде. Югары дәүләт бүләгенә шулай ук «КАМАЗ»ААҖның Кою заводының механоҗыю эшләре слесаре Юрий Денисов лаек булды, аңа сәнәгатьне үстерүгә керткән күпьеллык өлеше өчен «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бирелде.
Мәгариф өлкәсе һәм сәнәгать секторы традиция буенча бүләкләр саны буенча лидер булдылар. Педагогикадагы әһәмиятле казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» аерма билгесе белән 29 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Галиева бүләкләнде. «Намуслы хезмәте өчен» медале белән «КАМАЗ» ААҖның Двигательләр заводының баш белгече Евлампий Туманов билгеләнде. Моннан тыш, «КАМАЗ» ААҖның Кою заводы операторы Валерий Павленковка «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме, ә 82 нче балалар бакчасы мөдире Рәзидә Исаевага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде.
Республика хакимият органнары төрле тармак җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәрилеген билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән «АвтоЗапчасть КАМАЗ»ның энерго-механика цехы башлыгы Дмитрий Красноперов бүләкләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 1 нче балалар музыкаль мәктәбе укытучысы Наталья Тютлинага һәм «КАМАЗ»ның Пресс-рама заводының кузовлар рихтовкачысы Марат Йосыповка рәхмәт белдерде. Җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен профильле Ассоциациянең Мактау грамотасы белән Шәһәр Советы идарәсенең баш белгече Гөлназ Әхтәмова бүләкләнде.
Бүләкләү блогы мәдәният, дәүләт хезмәте һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге казанышларны тану белән тәмамланды. Республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын татар драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов алды. ЗАГС идарәсенең Рәхмәте белән бухгалтерлык исәбе бүлеге башлыгы Инзилә Хаҗиәхмәтова билгеләнде. Актив гражданлык позициясе һәм махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар проектларда катнашканы өчен «Автокомпоненты-Трейд» компаниясенең менеджеры Екатерина Фёдоровага шәһәр мэрының Рәхмәте тапшырылды.
Чараның барлык фотоларын «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» рәсми төркемендә карарга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 11 июнь 2026, 13:58



