Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Россия көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм милли бердәмлек символы булып тора, Ватаныбызны чын күңелдән яратучы барлык кешеләрне берләштерә. Без илебезнең гасырлар буе тупланган бай тарихы, бөек мәдәни һәм рухи традицияләре белән горурланабыз. Иң мөһиме – үзләренең хезмәте һәм сәләте белән Россиянең куәтен ныгытуга зур өлеш кертүче кешеләребез белән горурланабыз.
Яр Чаллы – хезмәт шәһәре, төзүчеләр шәһәре, илебезнең автомобиль башкаласы. Без дәүләтебезнең икътисади куәтен арттыруга әһәмиятле өлеш кертәбез. Риваятькә әверелгән КАМАЗ йөк машиналарын бөтен дөнья белә, ә педагогларыбыз, табибларыбыз, төзүчеләребез һәм эшмәкәрләребез көндәлек намуслы хезмәтләре белән чаллыларның нык ихтыярлы һәм киң күңелле кешеләр булуын раслап килә.
Бүген, яңа сынаулар шартларында, безнең бердәмлегебез аеруча зур әһәмияткә ия. Без махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызның суверенитетын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм изге башлангычларыгызда яңадан-яңа уңышлар телим. Барлык эшләрегез дә яраткан шәһәребез – Яр Чаллы, туган Татарстаныбыз һәм бөек Россиябез хакына булсын! Һәр йортта тынычлык, мәхәббәт һәм киләчәк көнгә ышаныч хөкем сөрсен!
Бәйрәм белән! Россия көне белән!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 июнь 2026, 07:00



