Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында, Ипподромда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен рух көче һәм чиксез мөмкинлекләр бәйрәме узды.

Программа интеллектуаль ярышларны — шахмат һәм шашка, — шулай ук традицион халык уеннарын: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашык белән йомырка тотып йөгерү, көянтә белән йөгерү, бүләкләрне кисеп алу ярышын үз эченә алды. Катнашучылар лаеклы нәтиҗәләр, спорт дәрте һәм үзара ярдәм күрсәттеләр.

Җыелучыларга котлау сүзе белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагыйдуллина мөрәҗәгать итте, ул мондый чаралар кешенең мөмкинлекләренең чыннан да чиксез булуын тагын бер тапкыр раславын билгеләп үтте. Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Сабан туеның абсолют батыры Николай Бердников булды.

Җомга, 12 июнь 2026, 15:00