Энергетик мәдәният сараенда 32 нче шәһәр «Сабан туе гүзәле» конкурсының финалы узды. Жюри карары буенча җиңүче дип Эльвира Миңнегалиева игълан ителде.

Финал этабында 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге сигез кыз катнашты. Конкурс программасы дефиле, актерлык осталыгын күрсәтү, шулай ук вокал һәм хореография номерларын үз эченә алды.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов ел саен уздырыла торган чараның төп максаты – милли традицияләрне саклау һәм катнашучыларга Сабан туе бәйрәменә әзерлек кысаларында үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү икәнен билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык финалда катнашучылар төрле исемнәргә лаек булдылар һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 июнь 2026, 14:00



