Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / обычная версия

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Әйнәлетдин кызы Чинкина котлаулар кабул итте.

Ветеранга Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайлов котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Зәйтүнә Әйнәлетдин кызы Чинкина Чуваш Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылында туган. Батыр педагогика училищесын тәмамлаган һәм берничә ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. 1952 елда Казан педагогика институтының география бүлегенә укырга кергән, анда киләчәк ире Минулла Низаметдин улы Чинкин белән танышкан.

1957 елда яшьләр өйләнешкәннәр, гаилә юллама буенча Бөгелмә районы Карабаш поселогына күчеп килгән. 1967 елда Әлмәттә физкультура техникумында эшләгәннәр, анда Зәйтүнә Әйнәлетдин кызы спорт физиологиясе укыткан. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килгәннәр. Зәйтүнә Әйнәлетдин кызы 3 нче спорт мәктәбендә уку эше буенча директор урынбасары булып эшләгән.

Зәйтүнә Әйнәлетдин кызы 2 бала, 2 онык һәм 4 оныкчык тәрбияләгән.

Җомга, 12 июнь 2026, 16:00