Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 30 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бәйрәм кысаларында үзәк майдандагы сәхнәдә югары дәүләт бүләкләренә лаек булган республика халкын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Бүләкләрне сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык, азык-төлек һәм эшкәртү тармаклары вәкилләре алды.

«Намуслы хезмәте өчен» медале белән «КАМАЗ» Пресс-рама заводының кран машинисты Мария Икомасова, С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатының җиһазлар бүлеге башлыгы Шамил Касыймов, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе әгъзасы Әлфия Хаҗиәхмәтова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән ЗАГС идарәсенең никахлашу бүлеге башлыгы Диана Гафурова билгеләнде.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Елена Кондюкова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының вокал артисты Лилия Бикмаевага бирелде.

«Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә 5 нче шәһәр хастаханәсе бүлеге мөдире Гөлнур Хәертдинова лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме «КАМАЗ» Пресс-рама заводының ремонтчы-слесаре Марсель Әбдрахмановка бирелде.

Шулай ук мактаулы исемнәргә «ДОМиКо» идарә компаниясенең остасы Миңнәҗия Сафина — «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре», «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» тегермән-элеватор комплексы башлыгы Әмир Вәлиев — «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре», 27 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Галина Ионова — «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» лаек булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте «КАМАЗ» Двигательләр заводының двигательләр сынау цехы остасы Владимир Марковка игълан ителде.

Шәһәр мэрының Рәхмәте белән авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате вәкилләре бүләкләнде.

Алар арасында Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, «АНЯК» агрофирмасының тракторист-машинисты Илнур Гиндуллин, Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамис Миңнеханов, Зәй районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Артур Мөхәммәтҗанов, «Калмурзино» тракторист-машинисты Айрат Мөбәрәкшин, Әгерҗе районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ринас Сәлимүлин, Менделеевск районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Смирнов, «Җәлил» агрофирмасының тракторист-машинисты Айрат Шәйдуллин.

Шулай ук шәһәр мэрының Рәхмәтен «Агросила. Челны - МПК»ның әзер продукция участогы остасы Вера Абдуллина, «Челны Холод» комбинатының фризер-тутыру бүлеге остасы Равилә Вәлиуллина, «Яр Чаллы элеваторы»ның сыйфат менеджменты белгече Любовь Иванова, «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» азык-төлек чималын әзерләүче Альбина Исламова, «Камский Бекон» тракторист-машинисты Александр Колпаков, «Яр Чаллы сәүдә базасы» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Гөлсиния Ләтипова, «Челны-Бройлер» остасы Елена Мадиярова, «Камский» Агросәнәгать комплексының ярымфабрикатлар цехы остасы Илсинә Фәхранурова, «Тукаевский Племрепродуктор» фабрика кошлары һәм механизацияләнгән фермалар операторы Илнур Шәрәфетдинов, «Агросила-Молоко» сөт ташучы машинасының экспедитор-йөртүчесе Наил Шәрипов алды.

Шимбә, 13 июнь 2026, 12:30