Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 30 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәйдандагы бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Тамашачылар Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Букеева, Фёдор Кузнецов, Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиев башкаруындагы җырларны ишеттеләр. «Күңел» радиосының концерт программасы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илмира Нагимова, «Эссе» һәм Айфара төркемнәренең чыгышлары белән дәвам итте.

Бәйрәмнең бизәге булып Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразованың чыгышы торды, ул шәһәр халкы белән бергә яраткан хитларын башкарды.

Сәгать 21:00дә мәйдан өстендәге күк йөзен бәйрәм салюты яктыртты.

Сабан туе бәйрәменнән соң «Прибрежный» паркы мәйданында кунакларны зур сыйдырышлы автобуслар көтте. 

Шимбә, 13 июнь 2026, 21:36