Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 30 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Сабан туе – 2026 милли бәйрәмен уздырды. Тантаналарның мактаулы кунаклары булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шулай ук күрше районнар һәм ведомстволар башлыклары булды.

Тантаналар Прибрежный паркының кече мәйданында башланды. Йорт хуҗалары шәһәрнең «Сабан туе гүзәле» конкурсы финалисткалары белән бергә кунакларны чәкчәк һәм түбәтәйләр белән каршы алдылар. Кече «Авылчык» мәйданчыгында тамашачыларга бүләкләр җыюның борынгы йоласын күрсәттеләр. Аерым игътибарны Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артистлары катнашындагы «Киленгә су юлы күрсәтү» импровизацияләнгән туй күренеше җәлеп итте. Шунда ук кунаклар Яр Чаллының 400 еллыгына һәм КАМАЗның беренче автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланган истәлекле тәңкә сугып чыгардылар.

Мәйданның төп сәхнәсендә 80 милләт вәкилен берләштергән «Сабан туе – туган җирнең энҗесе» театральләштерелгән программасы урын алды. Тамашачылар татар авылы тормышыннан күренешләр, кызлар кичләре һәм иҗат коллективлары чыгышларын күрделәр.

Сабан туеның спорт программасы өч мәйданчыкта узды. Прибрежный паркының кече майданындагы «Әкият» мәйданчыгында балалар уеннары һәм 13 яшькә кадәрге егетләр арасында милли көрәш корәш буенча ярышлар узды. Җиңүчеләр сарыклар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Мәйданның төп сәхнәсендә югары дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырдылар. Сәнәгать, авыл хуҗалығы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык, азык-төлек һәм эшкәртү тармаклары вәкилләре билгеләнде. Белгечләр медальләр, мактаулы исемнәр, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының һәм шәһәр мэрының рәхмәтләрен алды.

Шәһәр ипподромында бәйрәмнең төп вакыйгаларының берсе – ат спорты ярышлары урын алды. Тамашачыларга ат спортының барлык юнәлешләре тәкъдим ителде: выездка һәм конкур буенча күрсәтмә чыгышлар, төрле аралыкка чабышлар һәм узышлар. Аерым бизәк булып джигитовка торды – традицион ат сәнгате элементлары белән күрсәтмә тамаша, анда джигитлар чабып баручы атларда акробатик һәм трюклы элементлар башкаралар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Кубогына 1 800 метр аралыкка чабышта җиңүче булып жокей Вероника Саматова (айгыр – Бармалей) булды. Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды.

Ярышлар кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Тукай районы башлыгы, шулай ук «Евростиль» һәм «Сетевая компания» оешмалары призлары уйнатыла.

Үзәк мәйданда театральләштерелгән тамашадан соң милли көрәш корәш, кул көрәше, гер күтәрү һәм халык уеннары буенча ярышлар башланды. Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрашитов төп призны – сарыкны һәм «Лада Веста» автомобилен яулады.

Бәйрәм киче концерт программасы белән дәвам итте. Тамашачылар Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Букеева, Фёдор Кузнецов, Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиев башкаруындагы җырларны ишеттеләр. «Күңел» радиосының концерт программасы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илмира Нагимова, «Эссе» һәм Айфара төркемнәренең чыгышлары белән дәвам итте.

Сәгать 21:00дә мәйдан өстендәге күк йөзен бәйрәм салюты яктыртты.

Сабан туе бәйрәменнән соң «Прибрежный» паркы мәйданында кунакларны зур сыйдырышлы автобуслар көтте. 

Бәйрәмнең барлык фотографияләрен ВК социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркеме альбомнарында таба аласыз.

Шимбә, 13 июнь 2026, 21:38