Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 4 нче «Электротехник» полиция бүлегенең 31/12 номерлы җәмәгать тәртибен саклау терәк пунктында ремонт эшләренең барышын тикшерде. Объект – быел ремонтлана торган ун терәк пунктның берсе. Наил Мәһдиев бу гади полиция кабинетлары гына түгел, микрорайоннар тормышының үзәкләре икәнен ассызыклады. Монда, бер урында участок полицейскийлары, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре һәм район хакимияте, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе эшли. Халык үз мәшәкатьләре, сораулары белән мөрәҗәгать итә.

«Җәмәгать тәртибен саклау терәк пунктларын төзекләндерү буенча эшне без берничә ел дәвамында системалы рәвештә алып барабыз. Быел безнең шәһәребездә юбилей: Яр Чаллының нигезләнүенә 400 ел, беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел һәм Эчке эшләр идарәсенең 50 еллыгы. Без ун терәк пунктны өлге халәткә китерергә булдык, һәм эшләр инде башланды. Терәк пункт – бу полиция генә түгел, монда шәһәребездә 80 булган территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә эшли. Микрорайон халкында участок полицейскийларына яки территориаль иҗтимагый үзидарә рәисенә үз проблемалары белән килеп, ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш. Тормыш күпкырлы, һәм күп сораулар шәхси катнашу һәм контроль таләп итә», – дип игътибарны юнәлтә шәһәр мэры.

Әйтеп үтәргә кирәк, намуслы хезмәте өчен, шулай ук яңа офисның ачылуы уңаеннан Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков участок полицейские Ленар Имамутдиновка офис техникасы бүләк итте.

Шулай ук 10 ноябрьгә (Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне) кадәр шәһәр полиция хезмәткәрләре өчен ун хезмәт фатиры әзерләячәк. Торак элекке шәһәр суды бинасында урнаштырылачак – анда элек торак фонд булган.

«Шәһәрдә тәртип булса, төзекләндерү, икътисад һәм бизнесны үстерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкин. Барысы да куркынычсызлыктан башлана. Бүген Яр Чаллыда җәмәгать куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсе, һәм без аны саклап калуны дәвам итәрбез», – дип йомгаклады Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 15 июнь 2026, 15:05