Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре – Нина Александровна Белоусова һәм Бибинасимә Вахитова туган көннәрен билгеләп үтәләр.

Нина Александровна Тукай районы Олы Шилнә авылында туган. Сугыш башланганчы ул өч сыйныфны гына тәмамлап өлгергән. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ветеран фермада эшләгән: сарыклар һәм бозаулар караган, үзе күтәрә алган барлык эшләрне башкарган. Шул эш җиреннән ул лаеклы ялга чыккан. Нина Александровна 1976 елда кияүгә чыккан. Бәхетле никахта ирле-хатынлы биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветераны өч онык һәм бер оныкчык шатландыра. Яр Чаллыга ул 2018 елда күчеп килгән.

Нина Александровна «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бибинасимә апа Саба районы Мамалай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Дүрт сыйныф тәмамлаган, ләкин алга таба уку мөмкинлеге булмаган: ата-анасы вафат булган, һәм ул тәмам ятим калган. Сугыш елларында авылда эшләгән: басуларда, чәчү эшләрендә, урман әзерләүдә. Барлык эшләрне дә өлкәннәр белән бергә башкарган. Аннары ул кияүгә чыккан, кызлары туган. Гаилә Уралга күчеп киткән, анда Бибинасимә апа гомере буе шахтада эшләгән, шул эш җиреннән лаеклы ялга чыккан.

Аның бүләкләре: «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.

Дүшәмбе, 15 июнь 2026, 14:00