Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшче яшьләрнең туризм, мәдәният һәм спорт фестивале узды, ул шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командаларын берләштерде.

Фестиваль традиция буенча «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы тантаналы митинг белән башланды. Катнашучылар Ватан сакчылары истәлеген бер минутлык тынлык белән искщ алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Истәлек чарасында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы урындагы бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова катнашты. Фестиваль ел саен «Эшче яшьләр спартакиадасы» партия проекты кысаларында уза.

Ике көн дәвамында яшьләр палаткалы шәһәрчектә яшәделәр һәм туризм, спорт һәм иҗат дисциплиналары буенча ярыштылар. Катнашучылар туризм полосасын үттеләр, спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр, ату, кросс-поход, аркан тартышу, автоматны сүтү һәм җыю буенча көч сынаштылар, шулай ук патриотик җырлар конкурсларында һәм иҗади визиткаларда катнаштылар.

Фестиваль шәһәр хезмәт коллективлары арасында команда рухын, дуслыкны һәм үзара эшчәнлекне ныгыту мәйданчыгына әверелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче булып «КАМАЗ» ААҖ генераль директор урынбасары – үстерү буенча директор блогы командасы булды. Икенче урынны «КАМАЗ» ААҖның Кую заводы командасы алды, өченче урынны – «КАМАЗ» ААҖның генераль директор урынбасары – персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча блогы командасы танылды. 

Дүшәмбе, 15 июнь 2026, 15:00