2026 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында Яр Чаллының җиде предприятиесе дәүләт ярдәме алачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына «ТЕХНИКА-АГРО», «ВЕНСКИЕ ВАФЛИ», «ЗАВОД АВТОГИГАНТ», «АНТ», «Производственное объединение «КАМГЭСЭНЕРГОСТРОЙ», «ТЭМПО-МЕТИЗ» һәм «КАМПРОДИНВЕСТ» керделәр. Тагын ике предприятие әзерлек алып бара.
Әйтеп үтәргә кирәк, федераль проект «Эффективлы һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты структурасына керә һәм предприятиеләргә бизнес нәтиҗәлелеген арттыру өчен производство консалтинги уздырырга тәкъдим итә.
2026 елда Татарстан Республикасының 14 муниципалитетыннан сәнәгатьнең чимал булмаган тармакларының 31 предприятиесе катнашучы булды (2026 елга план – 60 предприятие).
Гаризаны Производительность.рф платформасында тапшырып була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 июнь 2026, 15:10



