Дан аллеясында Бөтенроссия «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы филиалы активистлары оештырган истәлек акциясе узды. Чара Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән сугышчылар истәлеген саклауга багышланган.

Истәлек чараларында хәрәкәтнең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Эльмир Сәйфуллин катнашты. Рәсми өлеш барышында акция катнашучылары мемориалга чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булган Ватан сакчылары истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чара оештыручылары билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр тарихи хакыйкатьне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклау буенча мөһим элемент булып тора. Хәрәкәт эшчәнлеге ветераннарга рәхмәт белдерүгә һәм яшьләр мохитендә гражданлык-патриотик кыйммәтләрне хуплауга юнәлдерелгән. Үткәрелгән чара сугыш геройлары батырлыгын мәңгеләштерү һәм тарихи хәтерне саклауны тәэмин итү буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның чираттагы этабы булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 июнь 2026, 15:30



