Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда якынлашып килүче Табиблар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Учреждение коллективларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.
«Без бу уңайлы залда Табибларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерергә җыелдык. Табиб һөнәре – бу гади эш түгел. Антон Павлович Чехов әйткәнчә: “Табиб һөнәре – батырлык, күңел пакьлеге һәм уйлар пакьлеге таләп итә”. Бу сезнең турында әйтелгән. Пакь күңел һәм изге ниятләр белән сез көн саен чаллылыларга сәламәт һәм бәхетле тормышка өмет бүләк итәсез. Сез балаларның дөньяга килүенә ярдәм итеп, ата-аналарга зур шатлык китерәсез һәм һәр гаилә күк йөзендә йолдызлар кабызасыз. Мин ярты миллионлы шәһәр исеменнән, һәр рәхмәтле халык исеменнән сезгә менә нәрсә әйтергә телим: без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз һәм сезне хөрмәт итәбез. Сезне безнең шәһәр генә түгел, ә Татарстанның бөтен медицина җәмгыяте дә хөрмәт итә – республикада медицина иң югары дәрәҗәдә. Бүген Яр Чаллы дәвалау учреждениеләре Россия Федерациясенең иң яхшыларының берсе дип танылган. Зур рәхмәт сүзләрен мин беренче төзүчеләребезгә дә юллыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез сабырлык, пациентларыгызның рәхмәтен һәм мәхәббәтен телим!», – дип билгеләде чыгышында шәһәр мэры.

Халык сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале план-икътисад бүлеге башлыгы Рәисә Абрарова һәм 5 нче шәһәр хастаханәсенең 9 нчы поликлиникасы гомуми практика табибының шәфкать туташы Зөһрә Әнисәхәрова бүләкләнде.
Эшләрендәге уңышлары һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Физкультура диспансерының невролог-табибы Рәфис Әхмәтҗанов, 3 нче шәһәр балалар поликлиникасының офтальмолог-табибы Зөлфирә Гыймадиева, 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапевт-табибы Рубен Кавгич, 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасының педиатр-табибы Наилә Мәхмүтова, шулай ук 3 нче шәһәр поликлиникасының бүлек мөдире – гомуми практика табибы Ольга Темникова бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау системасындагы намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән 6 нчы шәһәр поликлиникасының акушер-гинеколог-табибы Ирина Андреева, Л.Н. Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасының фельдшер-лаборанты Рима Биктимирова һәм Ф.Г. Әхмәрова исемендәге 4 нче шәһәр балалар поликлиникасының педиатр-табибы Рукия Вәлитова билгеләп үтелде.
Балалар сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары өчен шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән Кама балалар медицина үзәге Балалар хастаханәсенең балалар эндокринолог-табибы Роза Сәлимуллина бүләкләнде.
Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары өчен шәһәр мэрының Рәхмәтен Яр Чаллы Республика тире-венерология диспансеры филиалының клиник-диагностика лабораториясе мөдире, табиб-лаборант Наилә Гәрәева, Кама балалар медицина үзәге Балалар хастаханәсенең палата шәфкать туташы Елена Павлова, 2 нче бүлек мөдире, Яр Чаллы наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Флүрә Мәүҗева һәм 1 нче Балалар стоматология поликлиникасының стоматолог-хирург-табибы Ислам Хөснетдинов кабул иттеләр.

Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Башкарма комитетның Рәхмәте белән 7 нче шәһәр поликлиникасының процедуралар шәфкать туташы Ирина Ежова, Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү фельдшеры Гөлнара Зорина, 2 нче шәһәр балалар поликлиникасының участок шәфкать туташы Лилиана Лобанова, профессор Сигаль исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы фельдшеры Сергей Кузьмин, Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең процедуралар шәфкать туташы Гөлнур Котдусова һәм 5 нче шәһәр балалар поликлиникасының фельдшеры Надежда Тележкина зурланды.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә күренекле казанышлары өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның Рәхмәт хаты белән Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм Сугыш ветераннары өчен госпитале коллективлары бүләкләнде. Сәхнәгә баш табиблар – Роман Джумабаев һәм Ризидә Мәүҗүтова чыктылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән 5 нче шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Елена Илларионова бүләкләнде.

Барлык фотоларны ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә карарга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июнь 2026, 16:27



