Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы Боз сараенда «Чаллы» хоккей клубы директоры Эльдар Гыймадиев һәм «Нефтехимик» хоккей клубы генераль директоры Игорь Ларионов клублар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. «Чаллы» ХК президенты Фәрид Салахов билгеләп үткәнчә, килешү ярдәмендә ике шәһәрнең яшь уенчылары күбрәк уен тәҗрибәсе алу мөмкинлегенә ия булачак.

«Без моңа 2016 елдан бирле бардык, – дип ассызыклады Фәрид Салахов. – Хезмәттәшлек клубларыбызны озак елларга бәйләячәк, ул нәтиҗәле булыр дип ышанабыз. Клублар бер-берсенә рухтан якын. Без белем алмашу уңышлы булыр дип өметләнәбез: егетләр Россиянең иң югары лигасында чыгыш ясаучылардан өйрәнә алачак. Бу безгә яхшы нәтиҗә бирәчәк, агымдагы сезонда һәм, Аллаһ ярдәме белән, киләсе сезоннарда иң яхшы уенны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк».

«Чаллы» ХК президенты ассызыклаганча, килешү ярдәмендә ике шәһәрнең яшь талантлары тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү мөмкинлеге алачак.

«Нефтехимик» ХК генераль директоры Игорь Ларионов хезмәттәшлекнең яшь талантлар үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын өстәде. Яшь уенчылар бары тик күнегүләр ясап кына калмыйча, даими рәвештә бозга чыгып, чын матчларда җиңергә өйрәнергә тиеш:

«Бу берлекнең иң зур потенциалы балалар хоккее үсешен тәэмин итүдә. Инфраструктура ресурсларын интеграцияләү, һөнәри тренерлык компетенцияләре белән алмашу, яшь спортчылар өчен уку-күнегү һәм ярыш процессларын уртак оештыру Татарстан Республикасында хоккей кадрларын әзерләүнең яңа, көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк экосистемасын тудырырга сәләтле».

Әйтеп үтәргә кирәк, «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Яр Чаллыдан тугыз бала хоккей белән шөгыльләнә. «Чаллы» ХКда хәзерге вакытта Түбән Кама клубыннан өч уенчы уйный.

Сишәмбе, 16 июнь 2026, 13:30