Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 96 яшьлек туган көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анатолий Иванович Санников котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин котлады.

Анатолий Иванович Санников Минзәлә районы Игим авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшләгән. 1950-1955 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткән. 1955 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күченгән, анда машина йөртүче булып эшләгән. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына килгән, биредә лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗ заводында машина йөртүче булып эшләгән.
Анатолий Иванович ике бала, өч онык һәм ике оныкчык тәрбияләгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июнь 2026, 09:00



