Табиблар көне алдыннан узган бәйрәм концертында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов «Иң яхшы табиб» һәм «Иң яхшы шәфкать туташы» шәһәр конкурслары йомгаклары буенча иң яхшы медицина хезмәткәрләренең исемнәрен игълан итте.

«Иң яхшы педиатр-табиб» номинациясендә 2 нче шәһәр балалар поликлиникасының участок педиатры Наталия Анкудинова җиңде.
«Яшь гвардия» номинациясендә 3 нче шәһәр поликлиникасының дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Ольга Юминова билгеләнде.
«Иң яхшы стационар табибы» номинациясендә Яр Чаллы туберкулезга каршы диспансеры филиалының 2 нче туберкулез-үпкә бүлегенең бүлек мөдире – фтизиатр-табиб Валентина Карпова җиңде.
«Иң яхшы стоматолог-табиб» номинациясендә 3 нче стоматология поликлиникасының терапевт-стоматологы Диләрә Әхмәтҗанова диплом ала.

«Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибы» номинациясендә 5 нче шәһәр хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча уролог-табиб Рөстәм Әбдерәхманов бүләкләнә.
«Һөнәргә тугрылык» номинациясендә 2 нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Луиза Кулева һәм Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең үзәк станциясе мөдире Фануза Попова билгеләнде.
Шулай ук «2026 елның иң яхшы урта медицина хезмәткәре» конкурсы нәтиҗәләрен атадылар.
«Иң яхшы фельдшер» номинациясендә Марина Кузнецова (6 нчы шәһәр поликлиникасы) һәм Илфат Йосыпов (Сугыш ветераннары өчен госпитале) дипломнар алдылар.
«Иң яхшы акушер» номинациясендә Светлана Единарова (6 нчы шәһәр поликлиникасы) бүләкләнде.
«Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә Әлфия Кириллова (Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) һәм Алсу Зубкова (2 нче шәһәр балалар поликлиникасы) билгеләнде.
«Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә Ләйсән Әмирова (6 нчы шәһәр поликлиникасы) һәм Регина Рәхмәтуллина (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы) җиңүчеләр дип танылды.
«Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә Юлиана Матвеева (Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) җиңде.
«Иң яхшы лаборант» номинациясендә Ләйсән Назметдиновага (Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) диплом тапшырылды.
«Һөнәргә тугрылык» номинациясендә Нина Селезнева (Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) һәм Ләйсән Зөбәерова (5 нче шәһәр хастаханәсе) лаеклы бүләкләр алдылар.
«Иң яхшы яшь белгеч» номинациясендә Алия Насыйрова (Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) һәм Ләйлә Шаһеева (Л.Н. Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы) җиңүчеләр булды.
Барлык фотоларны ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә карап булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июнь 2026, 16:47



