Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Гүзәл Әнвәр кызы Колчеринаның «Кладовая души» дигән шәхси юбилей күргәзмәсе ачылды. Гүзәл Колчерина 1989 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. 35 ел дәвамында «Энергетик» мәдәният сараенда рәссам булып эшли, 2021 елдан мәдәният сараеның сәнгать-бизәү остаханәсен җитәкли.
Күргәзмәдә 47 живопись, графика һәм декоратив-кулланма эшләр тәкъдим ителә. Гүзәл Колчерина иҗатында акварель живопись техникасын өстен күрә. Үз эшләрендә ул милли тематикага мөрәҗәгать итеп, Идел буе һәм Татарстан халыклары мәдәниятенең матурлыгын һәм байлыгын тасвирлый.
Күргәзмә ачылышы җылы, дустанә атмосферада узды. Рәссамны коллегалары, дуслары һәм сәнгать сөючеләр котларга килделәр. Картиналар галереясе директоры Илсия Заһидуллина котлау сүзе белән чыгыш ясады һәм мәдәният идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре, шәһәр рәссамнарыннан җылы котлау сүзләре яңгырады.
Чараның бизәге булып «Энергетик» мәдәният сарае артистларының чыгышы булды. Марсилия һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илсияр Зарипова (аккомпаниатор - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров) башкаруындагы җырлар яңгырады. «Монлы курай» ансамбле татар җырларына попурри башкарды (җитәкче Рөстәм Фаттахов). Импровизацияләнгән сәхнәдә автор-башкаручы Фәридә Сәхабиева чыгыш ясады.
Сәнгать сөючеләрне күргәзмәгә чакырабыз! Экспозиция 28 июньгә кадәр эшлиячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 17 июнь 2026, 13:00



