Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге Социаль яклау идарәсе шәһәр халкын социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу ярдәм чарасы аз тәэмин ителгән гражданнарның даими мөстәкыйль керем чыганаклары алу өчен үзләренең актив гамәлләре исәбенә тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Социаль контрактны соңгы дүрт айдагы уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган өлкән яшьтәге гражданнар яки гаиләләр төзи ала. Хәзерге вакытта бу сумма кеше башына 16 098 сум тәшкил итә.
Дәүләт ярдәме ике төп юнәлеш буенча бирелә. Эш эзләү һәм эшкә урнаштыруда — 70 188 сум күләмендә берьюлы түләү. Үз бизнесын ачу яки үстерү өчен — 350 000 сумга кадәр.

Дәүләт социаль ярдәмен алу өчен Социаль яклау идарәсенә түбәндәге адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы шәһәре, Солнечный бульвары, 6 йорт (17/11), 2 нче подъезд, 202, 207 кабинетлар. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 53-60-33, 53-60-27. Шәхси кабул итүгә язылу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша гамәлгә ашырыла. Социаль контрактка гаризаны Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны Социаль яклау идарәсенең 53-60-33 номерлы эчке телефоны буенча алырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 июнь 2026, 15:06



