Яшьләр көнен бәйрәм итү алдыннан «Орион» яшьләр үзәгендә «Яшьләр пространстволары белән танышу» акциясе узды. Кунаклар өчен «Орион-фест» ачык ишекләр көне оештырылды.

Фестиваль программасында яшьләр өчен төрле эшчәнлекләр оештырылган иде. Катнашучылар үзәк территорияләре буйлап квест уздылар, ул экология уеннарын, интерактив квиз, фотография конкурсын, бию һәм физик биремнәрне үз эченә алды. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен төрле профильле мастер-класслар тәкъдим ителде: спорт, иҗат, хореография, киберспорт һәм өстәл уеннары.

Шулай ук «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» тавыш бирүендә иң күп тавыш җыйган волонтерларны, шулай ук квест җиңүчеләрен бүләкләү узды. Бәйрәм истәлекле призлар уйнатылган лотерея белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 июнь 2026, 13:30



