Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

Табиб булу – ул изге һәм җаваплы һөнәр. Сез тирән белемгә ия булып кына калмыйча, кеше кайгысын уртаклаша беләсез, иң авыр хәлләрдә дә өмет уятасыз.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау системасы дәрәҗәсе бөтен ил күләмендә танылу алды. Бу казанышлар артында сезнең алтын кулларыгыз, киң күңелегез һәм фидакарь хезмәтегез тора. Моның ачык дәлиле – ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән югары бәяләр, иң мөһиме – пациентларның рәхмәт сүзләре.

Коткарылган гомерләр өчен сезгә тирән рәхмәт һәм чиксез хөрмәт белдерәм. Ә сәламәтлек саклау өлкәсенең ныклы нигезен салган ветераннарга шәһәребез медицинасын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Сезгә иминлек, күңел тынычлыгы, тыныч күк йөзе, игелек һәм киләчәккә ышаныч телим. Хезмәтегезнең иң зур бүләге булып кешеләрнең рәхмәте һәм дәваланучыларның ихтирамы торсын.

Бәйрәм белән!

Якшәмбе, 21 июнь 2026, 09:00