Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 187 төр эш буенча 96 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшщешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов сөйләде.

Эшләр ике компания тарафыннан алып барыла: «Основа» һәм «ВолгоПромСтрой». Эшләр исемлеге гомуми төзелеш чараларын, фасадларны ремонтлау һәм җылыту, түбә һәм нигезләрне алыштыру, шулай ук электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару инженер системаларын яңартуны үз эченә ала.

Хәзерге моментта программа буенча объектларның гомуми әзерлеге 61% тәшкил итә. Җылыту системаларын, түбәләрне, фасадларны һәм нигезләрне ремонтлауга караган сезонлы эшләрне тәмамлау өчен билгеләнгән срок – 2026 елның 15 августы. Договорларда күздә тотылган эшләр комплексын тулысынча тәмамлау һәм объектларны комиссия тарафыннан йомгак кабул итү 2026 елның 15 сентябренә планлаштырылган.

Процессны оптималләштерү һәм коммуналь ресурсларның вакытлыча cүндерү чорларын кыскарту максатыннан инженер системаларын ремонтлау су белән тәэмин итү һәм җылылыкны планлы сүндерү графиклары белән синхронлаштырылган. Бу алым технологик этапларны берләштерүгә һәм капиталь ремонт чорында халык өчен уңайсызлыкларны минимальләштерүгә мөмкинлек бирә.

Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 08:30