Яр Чаллыда автомобиль юлларын һәм күперләрне капиталь ремонтлау һәм төзү буенча системалы эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм шәһәр мэриясенең региональ һәм федераль структуралар белән конструктив үзара эшчәнлеге ярдәме белән юллар норматив халәттә тора. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов сөйләде.

Бүген шәһәрдә өч участокны ремонтлау бара: Тынычлык проспекты (12,3 км), Яр Чаллы проспекты (8,2 км) һәм Муса Җәлил проспекты (8,8 км).


Автомобилләр санының сизелерлек артуына карамастан — 2010 елда 1 000 кешегә 200 машина туры килсә, 2024 елда әлеге сан 440 тәшкил итә — юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны тапкырларга кимегән. 2010 елда бу күрсәткеч 45 кеше тәшкил итсә, 2024 елда, автопаркның ике тапкырга диярлек артуы шартларында, юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны — 10 кеше, ягъни 4,5 тапкырга кимегән. Бу юлларны норматив халәткә китерү буенча кабул ителгән курсның дөреслеген күрсәтә һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга, шәһәр халкының тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгыртуга салынган акчаларның нәтиҗәлелеген ачык күрсәтә дип билгеләде докладчы.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 09:00



