Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 8 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртәнге дүрттә «Ватан-ана» мемориалы янында Бөек Ватан сугышы башланганга 85 ел тулуга багышланган Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясе узды.

Чарада чаллылылар: шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, эшче яшьләр, Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты.

«Бүген илебез тормышында мөһим, күпмилләтле дәүләтебез тарихында фаҗигале көн: 1941 елның 22 июнендә иртәнге дүрттә сугыш игълан итмичә, фашист Германиясе илебезгә һөҗүм итте һәм кешеләрнең тормышы “ак” белән “карага” бүленде.

Сез күз алдыгызга китерегез: бүгенге кебек шундый җылы көнне, якшәмбе көнне иртәнге 4 сәгатьтә, кешеләр ял иткән вакытта сугыш башлана. Ут, снарядлар, бомбалар, җимерелгән биналар һәм язмышлар, тумаган гаиләләр һәм балалар, тормышка ашмаган хыяллар...

1418 көн-төн безнең күпмилләтле илебез үз бәйсезлеген, Советлар Союзы халыклары телләрендә сөйләшү мөмкинлеген, яшәү, балалар үстерү, уку мөмкинлеген саклап калды... Бу бәйсезлекне Җиңүчеләр буыны яклады.

Безнең Яр Чаллы җиреннән 13 меңнән артык халык Ватанны сакларга китте, биш меңнән артык кеше сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Яр Чаллы шәһәре үз каһарманнарын, үз тарихын истә тота, шуңа күрә бүген без монда, изге урында – Мәңгелек ут янында. Хәзерге һәм киләсе буын Җиңүчеләр буынын истә тоту, хөрмәт итү, ихтирам итү һәм алар белән горурлану өчен барысын да эшләргә тиеш», – дип ассызыклады шәһәр мэры.

«Хәтер шәме» акциясе катнашучылары Ватан сакчылары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә үз шәмнәрен куйдылар.

Фотолар: Евгения Грицова, Дарья Хавандеева

Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 05:17